Якташыбыз Зиннур Тимергалиев иҗаты

Син һәм мин

Син һәм мин!
Икебез бербөтен.
Җиһанның чигендә калганбыз.
— Син көттең?!
— Мин? Көттем!
Офыктан кояшны күзлибез…
Ни каплый?
— Бу томан!
— Юк, төтен!
Икебез куерткан бәхәстә
Авазлар, ымнар да, сүзләр дә
Кирәкми!
Бу бары уйларның агышы,
Ешлыкка көйләнгән
Дулкыннар ачышы.
Куелык пәрдәсен аралап,
Уй килә:
— Бу калкыш!
— Юк, батыш!
Икебез. Бары тик икебез!
Җиһанның чигенә утырып,
Дөньяны күзлибез.
— Без бүген дөньяның хуҗасы!
— Тузаны!
— Ә кайдан син беләсең?
— Беләмен!
— Көләсең?
— Юк, көлмим.
— Тузанга әйләнсәк, без очып китәрбез.
— Бик мөмкин.
— Аерылып китәрсең?!
— Юк, китмим.


Каршыдан агыла дәверләр.
Калкышлар – батышлар,
Мәңгелек бу спираль
Бәхәстә аңардан калышмый.
Яңадан башлана:
— Бу томан!
— Юк, төтен…

Зиннур Тимергалиев

——————————-

Ирбисләр ау сорый

Урманның эченнән,
Яңгырый ырылдау.
Бу коллар авызы,
Түгел ул.
Түгел ул,
Тәлкәле кыңгырау.
Мылтыклы аучылар,
Кулында утчагар калтырый.
-Качыгыз барыгыз,
Ирбисләр ау сорый!

Якты көн ялтырый,
Казыктан тешләре,
Үткенле тырнаклар,
Коралы, Хәнҗәре.
-Бүреләр түгел без,
Ялагай этләре.
Буш айга уларга,
Булдырсын үзләре.
-Тирән баз төшәр-дип.
Кем корган тозаклар?
Җавабын көтмичә,
Чәйнәлер бугазлар.

Сикереп сыртыңа.
Хәнҗәрем кадалыр.
Дәһшәтле аваздан,
Әҗәлең таң калыр.
Нур качар,
Өреккән күзеннән.
Якасын боргычлап дәшәрбез,
-Без өстен үлемнән!

Сез аулап көн иткән,
Тычканнар, куяннар, күселәр.
Төкерәм аларга,
Алары сый түгелләр.

Коерык кыстырып,
Тик айга улагыз.
Алдан ук кисәтәм,
Юлымда булмагыз.
Кем чыккан сукмакка,

Хәйләкәр төлкесе?
Сөенеп сикерәм,
Бик матур,
Бүреккә тиресе.

Мәрхәмәт сорама,
Кызгану юк канымда.
Тешләрем батырам,
Хөсетле җаныңа.

Урманның эченнән,
Ырылдау яңгырый.
-Качыгыз барыгыз,
Ирбисләр ау сорый!

Зиннур Тимергалиев

Тупаслык

Тупас кул,
Тупас сүз,
Тупас җан!
Кемнәрне тилмертеп,
Урыннан кузгаткан.
Тупас күз,
Тупас хис,
Тупас ис.
Танавын җыерса.
Тот та кис.
Каннарга сеңгәнме тупаслык.
Кем дорфа сөйләшә,
Шул башлык.
Тупаслык зурмы ул?
Ә бәлки бәләкәй!
Балачак өйрәтә,
Син кәкәй!
Тупаслык хаклымы кыларга,
Тәрбия.
Нигә ул киертә бик иртә,
Дирбия.
Мин тупас, Ул тупас,
Син тупас!
Төрләнсә ни мәгьнә фигылләр?
Әллә без назларга лаеклы,
Түгелләр?

Зиннур Тимергалиев.

——————————-

Сорама син

Сорама син –Сөясеңме?- диеп
Сүзләр белән әйтә алмамын .
Мәхәббәткә күптән учак яккан ,
Теләсәм дә сүндерә алмамын .

Күрдең микән йолдыз атылганын,
Ул да ярын эзләп төшкән жиргә
Сөясеңме –диеп сору кирәк микән ?
Бер елмайсаң миңа шул җитә

Мәңгелекме –диеп ник сорыйсың
Кирәк микән вәгъдә бирүләр .
Вакытлыча була алмыйдыр ул.
Чын йөрәктән шашып сөюләр.

Күрәсеңме алсу таң атканын,
Елмаялар миңа синең күзләрен
Мәңгелеккә ярлар булсын –диеп ,
Никах укыган күкләрем.

——————————-

Үземә-үзем эндәшәм.

Җанымны кабаттан терелтү,
Тереклек суына тартылам.
Мең кабат күңелем җан бирә,
Мең кабат яңадан терелә.

Каләмең атып бәр кирәкми,
Хисләрең тезәргә сүзләргә.
Күкләргә атылып дәрт тапмый,
Җиреңә төшәргә кирегә.

Саташкан уйларың әйдәкләп,
Кай тараф җаныңны ташлатыр.
Кемнәр бит сине аңларлар?
Кемнәре кимсетеп таш атыр.

Күзләрең талдырган төннәрен
Үксегән җаныңны җәзалар.
Туры сүз кылычтай каләмең,
Күрсәтер күп сиңа казалар.

Атып бәр каләмең кирәкми,
Китерер ул сиңа җәфалар.
Мең кабат җаннарын кыйнатып
Тереклек суларын бик азлар табалар.

Зиннур Тимергалиев
——————————-

Хыяллар

Салават күперен эзләдем,
Кыш көне котырган буранда.
Гамәлем файдасыз, мәгьнәсез?!
Ни гөнах хыяллар булганда!

Ашкынган күңелне тыя алмый,
Язык юк юл тотсаң хыялга.
Азмы соң почмагын табалмый?
Адашып йөргәннәр урамда.

Таң белән саташып уянып,
Ялан кыр куганнар куяннар?
Чыпчыкны очырып,торнага җитә алмый,
Баребер бәхетле булганнар.

Хыяллар- хыяллар- хыяллар ,
Нигә соң ымсынгыч булганнар.
Кыш көне тузгыган бураннар:
Хыяллар-хыяллар- хыяллар…

Зиннур Тимергалиев
—————————

Килә янасым

Тынгы бирми җанга бер теләк,
Ник мәхәббәт сорый бу йөрәк.
Җиткән дими гомер уртасы,
-Эх янасы килә шул янасы.

Шашып сөйгән ярлар бар иде,
Тик табасы килә янә табасы.
Җаннар сусап сихри хисләргә,
Учын тутрып тели эчәргә.

Гомер уза тапмый тынычлык,
Ярсыз калса йөрәк,тик бушлык,
Җавабы юк бармы кабат янасы,
Кемнәрнең дер кулы утлар саласы.

Мәхәббәтең яше юк икән.
Көтәм дия йөрәк гел көтәм.
Ашкындырып әйди куңлемне.
Табалмыйча әле мин китмәм.

Зиннур Тимергалиев

Рекомендуем: винтовые сваи в Казани

441 просмотров всего, 1 просмотров сегодня

Нашли ошибку? Выделите фразу и нажмите Shift + Enter

Автор публикации

не в сети 3 дня

Администрация сайта

Комментарии: 1Публикации: 1028Регистрация: 06-04-2015

Читайте также:

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

14 − 7 =