“Ызандашлар” төркеме Арчада чираттагы утырышка җыелды

(Арча, 5 июнь, “Татар-информ”). Кичә, 4 июнь көнне, Арча районының “Балыкчылар авылы”нда “Ызандашлар төркеменең чираттагы очрашуы узды. Анда җиде – Арча, Әтнә, Биектау, Саба, Теләче, Кукмара, Балтач районнарында яшәп иҗат итүче 17 ызандаш каләм әһеле җыйналды.
Кураторлар буларак, төркем эшенә һәрдаим күзәтчелек итүче, эшне оештыруда ярдәм күрсәтүче ызандашлардан — драматург, режиссер Гафур Каюмов; шагыйрә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре Сания Әхмәтҗанова; “Әтнә таңы” район газетасы баш мөхәррире урынбасары, журналист Сүрия Мингатина да катнашты. Бу хакта иҗади төркемне оештыручы һәм бүген аны җитәкләүче каләм иясе, Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиев хәбәр итте.

Зиннур Тимергалиев сүзләренчә, “Ызандашлар” арасында шушы берничә ай эчендә каләмен шактый ышанычлы тотып язучылар саны шактый арткан. Якшәмбе уздырылган очрашуда төркемнең яңа активын раслау, ике очрашу арасындагы эшчәнлеккә хисап, яңа кварталга эшне планлаштыру кебек мәсьәләләр каралган һәм иҗатлары үсештә дип билгеләнгән аерым авторларның эше анализланган, аларга киңәш-тәкъдимнәр бирелгән.

“WhatsApp социаль челтәрендә “Ызандашлар” ның утызлап даими катнашучыны берләштергән төркеме дә бар. Көндәлек аралашу шунда бара. Анда төрле конкурслар да оештырыла.

“Монда җанлы аралашу, бер-береңнең иҗаты белән кызыксыну бар. Төркем кайный, ярышып иҗат итә. Шулай булгач, “Ызандашлар”ның киләчәге бар. Хәлдән килгән кадәр булышырбыз”, — диде Гафур Каюмов һәм яшь язучыларга киңәшләрен җиткерде”, — диде төркем җитәкчесе, очрашуны шәрехләп. — Сания Әхмәтҗанова : “Иҗат осталыгын арттыру төркеме генә түгел бу. Монда кемдер яклау таба, кемдер тәнкыйтьләнә, кемдер җылы аралашу эзләп тә керә. Үзем дә соңгы атнада “Ызандашлар” белән аеруча тыгыз аралаштым. Кушылып китеп, мастер-класс күрсәтү максатыннан, үзем дә берничә яңа шигырь яздым. Бу аралашу ике як өчен дә файдалы”, — дип фикерен белдерде.

“Мин үзем — журналист, азрак хикәяләү сәләтем бар дип саныйм. Әмма төркемдәгеләрнең иҗатын өйрәнеп, соңгы вакытта шигырь яза башладым”, — диде “Әтнә таңы” район газетасының баш мөхәррире урынбасары Сүрия Мингатина.

Очрашу остазларның мастер классы, һәркемнең иҗатын тикшерү һәм аны тыңлау, бәяләү, киңәш бирү белән үрелеп барды. Бер генә башлап язучы да киңәшсез китмәде. “Болай булгач, язабыз. Үземә бик күп файдалы киңәшләр ишеттем…” – дип, фикерләре белән уртаклашты Балтачтан Алмаз Әхмәтвалиев. Ике ай элек кенә үзенең беренче шигырьләрен “Ызандашлар” хөкеменә тапшырган, Арча районы Сарай Чокырча авылында яшәп иҗат итүче Марсель Шараповның каләме дә өметле дип бәяләнде. Кукмарадан — Мәгефүр Закиров, Балтачтан — Флера Габдуллина һәм Салиха Гаязова, Арчадан Факия Шәрәфетдинова һ.б иҗаты да үз бәясен алды.

Очрашуда “Ызандашлар”ның гимнын булдырырга, иң яхшы дип табылган әсәрләрдән көзгә җыентык тупларга, дигән бурыч куеп таралыштык. Әлеге эшләргә кураторларыбызны – Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларын җәлеп итәргә дип сөйләштек”, — диде Зиннур Тимергалиев.

Белешмә өчен. “Ызандашлар” төркеме шагыйрь һәм галим, «Арча Язучылар оешмасы» җитәкчесе Рифат Жамал киңәшен истә тотып ештырыла. Анда Казан артының җиде — Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Биектау районында яшәп, башлап иҗат итүче каләм әһелләре тупланган. Төркем эшенә Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиев җитәкчелек итә. Төркем үз эшчәнлеген шушы төбәктә туып-үскән остазлары — Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары ярдәме белән алып бара. Бүген төркемдә 30 га якын актив иҗат итүче каләмдәш теркәлгән.

 695 просмотров,  1 сегодня

Нашли ошибку? Выделите фразу и нажмите Shift + Enter


источник:http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/05/141956/

Читайте также:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

семь − 6 =