Якташыбыз Марсель Шарапов иҗаты

Яшь шагыйрьгә АЧЫК ХАТ

Марсель дус!

Бүген, таңнан торып, синең шигырьләрең белән танышып утырдым. Көне-сәгате менә хәзер җиткәндер, күрәсең. Иң беренче күңелгә килгән хис — соклану һәм хөрмәт булды. Ник дигәндә, иҗатыңда син генә күрә, сизә, тоемлый, тантана итә алган дөньяңның мең төсмере чагыла. Иң сөендергәне — шигырьләреңдә уфтану, зар, сукрану юк. Әйтерсең лә син гомереңнең яңа бер чорына — иң мәгънәле, зирәклек һәм олпатлык фасылына аяк баскансың. Бу шулайдыр да.

Синең җаның шагыйрь булып яратылган. Күңелеңдә гомер буе кайнаган төрле төсмердәге хисләр көрәше менә хәзер ак кәгазьгә шигырь булып төшә башлаган.

Газиз әнкәсен, кыз туганнарын, үз авылын һәм авылдашларын, табигатьнең һәр җан иясен сөйгән-кадерләгән ир-егет — ул ШАГЫЙРЬ генә түгел, чын КЕШЕ! Мин сине менә шушы сыйфатың өчен үз иттем. Бик зур танылу алып, шөһрәтләргә ия булганда да, КЕШЕ дигән асылыңны җуймассың. Иманым камил.

Тормышыңда һәм иҗатыңда яңа очышлар, илаһи күтәрелеш, бәхетле ачышлар теләп,
Сания ӘХМӘТҖАНОВА, шагыйрә

Имән өстәл, ак эскәтер, кулда — каләм,
Сиңа хатлар яза-яза уйга калам.
Яннарымда бөтерелә синең дәвам —
Нәкъ син инде, ут йомгагы — газиз балам!

Зур бакчамның яме булып үсә гөлләр,
Тибрәлә күк таң чыгында назлы көйләр.
Син яраткан көмеш кувшин…Затлы шәраб…
Хисләремнән исерәмен аңа карап.

Синең сөю ерактан да җылы бирә,
Хат юлына яшерелгән назлар килә…
Аһ, бу синсез төннәр озын, бигрәк озын —
Үзәкләрем парә парә, һай, өзелә!

Сөю белән сугарылган хатларыңнан
Йөрәгемә бетмәс шифа-сихәт алам.
Тукталам да рәсемеңә күзем салам —
Бу җиһанда, иркәм, синсез яши алмам!

Өстемдәге ак күлмәгем — ак вәгъдәм ул…
Куңелем пакъ , аңла җаным, син тыныч бул…
Дошманнардан өстен чыгып, җиңү яула —
Кавышуга бу бердәнбер… һәм иң хак юл!

Марсель Шарапов.
—————————————-

Имән өстәл, ак эскәтер, кулда — каләм,
Сиңа хатлар яза-яза уйга калам.
Яннарымда бөтерелә синең дәвам —
Нәкъ син инде, ут йомгагы — газиз балам!

Зур бакчамның яме булып үсә гөлләр,
Тибрәлә күк таң чыгында назлы көйләр.
Син яраткан көмеш кувшин…Затлы шәраб…
Хисләремнән исерәмен аңа карап.

Синең сөю ерактан да җылы бирә,
Хат юлына яшерелгән назлар килә…
Аһ, бу синсез төннәр озын, бигрәк озын —
Үзәкләрем парә парә, һай, өзелә!

Сөю белән сугарылган хатларыңнан
Йөрәгемә бетмәс шифа-сихәт алам.
Тукталам да рәсемеңә күзем салам —
Бу җиһанда, иркәм, синсез яши алмам!

Өстемдәге ак күлмәгем — ак вәгъдәм ул…
Куңелем пакъ , аңла җаным, син тыныч бул…
Дошманнардан өстен чыгып, җиңү яула —
Кавышуга бу бердәнбер… һәм иң хак юл!

Марсель Шарапов.
—————————————

КОЯШ

Әй кояшым, шаян-көләч йөзең
Алтын нурлар ташый битеңнән!
Сылу кыздай балкып бер елмайсаң
Җанга сихәт иңә түреңнән!

Табыналар сиңа барча халык
Олы ачыш ясый галимнәр!
Сиңа багып кара антын эчкән
Дәҗҗалдан да явыз залимнәр!

Нечкәбилләр моңлы җырын сузган
Әдипләре шигырь сырлаган,
Гашыйк җаннар син офыкта баткач
Бер-берсенә «вәгъдә» юллаган!

Синсез агачларны сары урый
Адэмнәрне ачы сагыш чорный,
Синең кулда — бар(ы)сын көйдерәсең!
Ә теләсәң — назлап сөйдерәсең!

Кояшкаем! Быел әллә алдың син ял?
Сине күрү — чынга ашмас хыял!
Синнән башка көннәр бигрәк шыксыз!
Әйтерсең лә дөньялары бер ышыксыз!

Бар табигать сиңа карап тора
Үсемлекләр, кош-корт, җанвар да!
Җир-анабыз синнән җылы ала
Көч-күәткә синең хәйран кала!
Син күкләргә кунаклагач кына
Бар тереклек янә җанлана!!!

Марсель Шарапов.
————————————

Апуш – Тукай

Табигатькә ямьле язлар килгән мәлдә
Җир анабыз яшеллеккә күмелгәндә,
Кушлавычта, Гариф мулла гаиләсендә
Апуш аваз сала татар даирәсенә!

Үз карашы бу сабыйның һәр әйбергә
Читтә калмый үткер күздән бер нәрсә дә,
Кечкенәдән җәбер-золым, ачлык күргән
Кургәннәрдән матур итеп шигырь үргән!

Бәхет кенә бик еш аны читләп үтә
Яп яшь килеш язмыш үзен ятим итә,
Апуш — Тукай югарыдан фикер йөртә
Һич зарланмый, сукранмыйча тормыш көтә!

Нужа дигән тирән күлне колачлап йөзә,
Камчылап яшен яшьни, курыкмый – түзә,
Шигыре- алтын сузләр, сәйләндэй тезә!
Күңеле караларны – каләме “сөзә”!

Читтә калмый ут-каләмнән изгелек тә,
Күрсәтелгән кадер-хөрмәт , игелек тә!
Яманлыкка каршы туры сүзен әйтә,
Начар бәндә булсаң югал – тетмәң тетә!

Сикәлтәле булган аның тормыш юлы
Очрагандыр юлда акыллысы, буры,
Тик шулай да сүнмәгәндер күңел нуры
Яңа үрләр алган — сукмак булган туры!

Кабат укыйм, укып туймыймын Тукайны,
Язмалары хәтерләтә ай-кояшны !
Сурәтләгән чәчкәгә тиң сылуларны,
Шүрәлене, барча кош-корт, җанварларны!

Ут-табага бастыргандыр ялкауларны,
Гамьсез, мәнсез,комсыз, сөмсезләрне!
Курәлмаган һөнәрсез вә исерекне,
Шәфкатьсезне, залим, явыз бәндәләрне!

Миллион сорау бораулыйдыр бүген җанны
Кыздырадыр тамырларда ярсу канны!

Никләр генә бу даһины татар халкы сакламаган?
Нахак сүздән, явыз күздән, әшәкедән якламаган?
Зур әдипнең өметләрен чынлап торып акламаган?
Бөек Тукай гом(е)ре буе «Татар» диеп дан җырлаган!
Милләт йөзен таптамаган, дарьяларга ташламаган!
Вөҗданы гел чиста калган, бер мыскал да тапланмаган!

Жылы яктан кабат кайта киек казлар,
Табигатьне яшел камап килә язлар,
Елдагыча зур куаныч вәгъдә итә,
Ни кызганыч! Ни үкенеч! Шушы айлар
Тукаемны бакыйлыкка алып китә,
Милләтемне мәңгелеккә ятим итә!

Марсель Шарапов

 859 просмотров,  1 сегодня

Нашли ошибку? Выделите фразу и нажмите Shift + Enter

Читайте также:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

двадцать − три =