Якташыбыз Факия Шәрәфетдинова иҗаты

Факия Шәрәфетдинова(Заһидуллина) Арча районы Яңа Кырлай авылында туа.
Казан медицина техникумының «Теш технигы—ортопеды» хәзерләүче факультетын тәмамлый.
1971нче елдан алып, лаеклы ялга чыкканчы 36ел Арча Үзәк хастахәнәсендә югары категорияле теш технигы—ортопеды булып эшли. Эш дәверендә
«Профессиясе буенча иң яхшы » Дипломы белән,күп кенә «Рәхмәт хатлары» һәм «Мактау грамоталары» белән бүләкләнә.
1999 нчы елның 14 маенда Казан шәһәрендә үткән»Татарстан Республикасы Урта медицина хезмәткәрләренең. 3нче сьезды «делегаты булып сайлана һәм катнаша.
Бүгенге көндә Район һәм Арча шәһәре Ветераннар советы президиумы әгьзасы. «Чишмә » ,»Арча таңнары»ансамбленең , «Сүнмәс яшьлек «театр студиясенең , «Яшәү яме»китап сөючеләр клубының активисты. Казан артында эшләп килүче «Ызандашлар» төркеме әгьзасы.
Тормыш иптәше Васил белән 40елдан артык тату гомер итеп,бер ул,бер кыз һәм оныклар үстерәләр.(Тормыш иптәше 25елАрчадагы Районара Сугару-Киптерү Системалары Управлениесен җитәкли—бүгенге көндә даеклы ялда.)
Шигырьләре «Арча хәбәрләре», «Акчарлак», «Шәһри Казан» гәҗитләрендә һәм «Сөембикә»журналында басылып килә.
2012 нче елда «Күңелем кылларына кагылма…»исемле китабы, «Каурый каләм» иҗат берләшмәсенең «Шигьри тәлгәшләр» җыентыгында, Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган «Ятимлеге аның —язмыштандыр,
Бөеклеге ләкин —халыктан !» исемле җыентыкта һәм «Без бит—Арча яклары » Арча төбәге әдипләре иҗаты » дигән 1—4 сыйныф укучылары өчен хрестоматия китабында(«Мәгариф—Вакыт»нәшрияты) шигырьләре дөнья күрде.Берничә шигырен Республикабызның танылган композиторы Рамиль Курамшин («Мин-бәхетле’, «Туган телем!»,»Синең өчен генә бу җырым.») көйгә дә салды.
Бүген ул туган якның гүзәл табигатеннән илһам алып,эш сөючән халкы белән горурланып,иҗатка рухланып Арча шәһәрендә гомер итә.

Тугры дустым янымда
Мәхәббәткә чорналган.
Бер давыллап,бер тынып,
Бер язгы күкрәү булып,
Кичеп гомер юлларын
Яшәргә омтыламын.
Тормыш ике бирелми,
Янып яшәргә кирәк!
Пыскып түгел,дөрләп янып
Яши белүче сирәк.
Пыскып янма,дөрләп ян
Минем гомер учагым!
Ялкынланып яшәүләрдә
Бар кызыгы дөньяның !!!

***

РАББЫМ,ТУГАН ИЛДӘН АЕРМА!
Яшәешнең үз кануннары бар,үз кыйбласы,янәсе,—законы.
Һәрбер кошның кунып сайрар өчен
Үз талы бар һәм дә үз моңы.
Үз талына гына кунып сайрый,
Язлар белән килгән сандугач.
Ташламагыз туган җирегезне—
Кыен булыр илдән аерылгач…
Өзгәләнеп күпме эзләсәң дә
Туган илкәйнең саф һавасын,
Йөрәгеңә шифа,сагынуга дәва
Чит җирләрдә ничек табарсың?!
Бу тормышның үз законнары бар—
Һәр кешенең төрле язмышы—
Була кайчак уйламыйча кылган
Язмышына язылган ялгышы…
Язмышыма ниләр язылса да,
Раббым,туган илдән аерма!
Үз илемдә,үз талымда сайрап,
Яшәсәмче туган ягымда!!!

Факия Шәрәфетдинова

КАРШЫЛАРСЫҢ ТУГАН НИГЕЗ…
Кай арада кышлар,язлар үткән,
Ни арада ямьле җәйләр җиткән?
Гамьсез чагым—сабый чагым үткән,
Нигәдер тиз гомер көзем җиткән…
Кай арада тал чыбыгы тотып
Казлар куып йөргән көннәр үткән?
Су буйлары,яшел бәбкә үлән,
Таллар мине оныткандыр күптән…
Оныткандыр мине күрше-күлән.
Мин аларны, чөнки,сирәк күрәм.
Саумы туган йортым, туган нигез—
Илләр гизеп сиңа кайтып киләм! ..
Синең алда гаебемне танып
Гафу сорап тезләнермен сүзсез…
Каршыларсың мине,моңсу гына,
Кендек каным тамган туган нигез…

БЕР ҖЫЛЫ СҮЗ…
Бер җылы сүз җитми җаннарыма,
Ишетергә теләп тилмерәм.
Дуслар кайчан булса да бер әйтер —-
Дошман гына әйтмәс—мин беләм.
Бер җылы сүз—күңел өшемәскә,
Юатырга гамьсез җанымны
Җитәр иде,күңел төпкеленнән
Таратырга сагыш-моңымны…
Бер җылы сүз битми җаннарыма —-
Мин иш(е)тергә теләп сусадым…
Кемдер йомшак дәшкән кебек булды —-
Борылдым да,туктап тын калдым—
…Миңа дәшмәгәннәр—
буталдым…

Факия Шәрәфетдинова

АШЫКМАГЫЗ, ЕЛЛАР! ..
Ашыкмагыз еллар,ашыкмагыз,
Ашыкмагыз бик тиз үтәргә.
Тормыш,гүя, яңа башлана әле—
Кирәк безгә гомер көтәргә.
Безнең эшләнәсе эшләр алда—
Бар әле түлисе бурычлар.
Әле әйтелмәгән теләкләр бар,
Җырланмаган әле күп җырлар…
Бурычлыбыз әле, бурычлыбыз—
Әткәй-әнкәйләргә,дусларга.
Үтәлмәгән әле биргән антлар
Яшьләй өзелеп сөйгән ярларга…
Туган илгә, туган җиргә дә без
Бик тә,бик тә әле бурычлы.
Туган якта гына яшәп таптык
Без. бу матур,тыныч тормышны!
Күңел тулы әле изге хисләр,
Йөрәк тулы матур кичерешләр.
Әгәр,ашыгып китсәк бу дөньядан,
Бездән башка соң бу тормыш нишләр? !..
…Ашыкмагыз,
еллар,
ашыкмагыз!..

Факия Шәрәфетдинова

РӨХСӘТ ИТ СИН…
Хәтерлә син,иркәм, хәтерлә,
Яшьлек сукмакларын сагын да,
Җитәкләшеп кабат урыйк әле
Хәтфә болыннардан тагын да! ..
…Унсигездә булган ул чаклар,
Син кабызган сүнмәс учаклар,
Төшләргәә кереп гел йөдәтсен,
Сөю ялкынннарын дөрләтсен!
Мәхәббәттән шашып, исереп,
Һәм газаплы мизгел кичереп,
Яшәсәк тә барсын кичереп,
Чын мәхәббәт килде кичегеп…
Язмыш җиле аяусыз тузгып,
Бүлгәләде безне…аерды…
Юлларыбыз кинәт аерылды да
Бәхет канатлары каерылды…
…Хәтеолә син,иркәм,хәтерлә—
Искә төшер үткән яшьлекне !
Онытыр булсаң тәү мәхәббәтне
Тыеп булырмы ярсу йөрәкне?!..
Ул—«чыгымлар»,бәлки, килешмәс,
Теләр кабат бергә булырга…
Рөхсәт ит син, беренче һәм соңгы
Мәхәббәтең булып калырга !..

Факия Шәрәфетдинова

Күкләргә чөеп мактадың—
Мин юләр—көлдем.
«Бик чибәр туташ син! «—дидең—
Канәгать идем !
Бары сине генә өзелеп
Яратам, дидең.
—Күкнең җиденче катында —-
Бәхетле идем!
Менә инде күктән атылып
«Төшеп»киләмен.
Буш сүзләр «сипкән»булгансың—
Хәзер беләмен…
Күктән җиргә төшкән чакта
Кем тотар мине?!
Синең кебек «буш куык»лар
Шартлар шул инде…

Факия Шәрәфетдинова

458 просмотров всего, 1 просмотров сегодня

Нашли ошибку? Выделите фразу и нажмите Shift + Enter

Автор публикации

не в сети 4 недели

Администрация сайта

Комментарии: 1Публикации: 1030Регистрация: 06-04-2015

Читайте также:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

два × 4 =