Казанда дары заводы территориясендә янгын чыккан

Бу төндә Казанда дары заводы территориясендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр «ГЛОНАСС+112» системасы буенча 02.45 сәгатьтә алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Урынга килгән янгын сүндерү хезмәткәрләре дары заводы территориясендә аерым торган бинаның януын ачыклый. Янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган була, дип яза Татар-информ.

«Казан халкына янгынның зыяны юк. 04.00 сәгатькә 400 квадрат метрга таралып өлгергән янгын камап алынды һәм 22 минуттан ачык ут сүндерелде. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк. Янгынны сүндерүдә 99 кеше һәм 34 берәмлек техника катнашты», – дип хәбәр итте Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат белән эшләү бүлеге җитәкчесе Андрей Родыгин.+

Бу завод территориясендә янгын чыгу очрагы беренче тапкыр гына түгел инде.

 756 просмотров,  1 сегодня

Нашли ошибку? Выделите фразу и нажмите Shift + Enter


источник:http://arskmedia.ru/2017/06/16/kazanda-daryi-zavodyi-territoriyasenda-yangyin-chyikkan/

Читайте также:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

пять × один =