Арча районы халкы игътибарына!

2017 елның 21 июнендә, татар халкының милли бәйрәме Сабантуйлар алдыннан, Арча муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы үтте. Анда бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү чорында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм террорлык актларын кисәтү мәсьәләләре каралды.

Сабантуй элек–электән халкыбызның иң яраткан бәйрәме булып тора. Узган ел безнең район Сабантуен 20 меңләп кеше карады. Мондый шартларда бәйрәмгә килгән һәркемнең иминлеген тәэмин итү беренче дәрәҗәдәге бурыч булып тора.

Шушы максатларны күздә тотып террорга каршы комиссия күп структуралар һәм оешмалар: Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге Арча янгын–коткару гарнизоны, Арча муниципаль районының башкарма комитеты, Арча шәһәре башкарма комитеты, Арча шәһәренең Арча муниципаль районының идарәче компаниясе, “Водоканал Сервис”, “Жилкомбытсервис”, “Арча АТПсы” акционерлык җәмгыяте, Арча муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният, мәгариф идарәләре, яшьләр эшләре, спорт буенча бүлеге, Арча муниципаль районының яшьләр парламенты, “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) үзәге берләшмәләре, ирекле халык дружинасы катнашында чаралар билгеләнде. Аларның һәркайсының үз бурычлары бар.

Әмма сезнең белән безнең иминлеккә кул сузу мөмкинлеген бөтенләй киметү өчен игътибарлы булуыгызны, әйләнә–тирәгездәге кешеләргә һәм әйберләргә игътибар итүегезне сорыйбыз. Караучысыз калдырылган шикле әйберләр таба калсагыз, тиз арада хокук саклау органнарына хәбәр итегез. Әйбернең тышкы күренеше аның чын максатын яшерергә дә мөмкин. Шартлаткыч җыйланмаларның камуфляжы итеп гадәти сумкалар, каплар, төргәкләр, тартмалар, уенчыклар һ.б. файдаланылырга мөмкин. Аларны үзегез ачарга, әйберне урыныннан күчерергә маташмагыз. Алар янында кәрәзле элемтәдән файдаланмагыз.

 630 просмотров,  1 сегодня

Нашли ошибку? Выделите фразу и нажмите Shift + Enter


источник:http://arskmedia.ru/2017/06/21/archa-rayonyi-halkyi-igtibaryina/

Читайте также:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

1 × два =