Татарстанда июль — август айларына ҺАВА ТОРЫШЫ фаразланды

Татарстанда июль ае кызу һәм коры булмаячак. Һава торышы алмашынып торучан. Бу хакта Казан федераль университеты Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев җиткерде, дип хәбәр итә КФУ матбугат үзәге.
Профессор Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстан территориясендә температура режимы нормада (20 градус тирәсе җылылык һәм явым-төшем 60 – 70 ммлап) булачак дип ачыклый. Июль аенда кайбер көннәр кызу да, салкынча да булачак, дип яза “Татар-информ”.+

Августта температура климатик нормада булачак (17 градус чамасы җылылык һәм явым-төшем 50 – 60 ммлап). Бар өмет сентябрьдә: синоптиклар көзнең беренче ае җылы һәм дымлы булыр дип фаразлый (11 градус чамасы җылылык һәм явым-төшем 50 ммлап).

“Сентябрь аенда “Әбиләр чуагы” булуы бик мөмкин” , –дип билгеләп үтә Юрий Переведенцев.

 459 просмотров,  1 сегодня

Нашли ошибку? Выделите фразу и нажмите Shift + Enter


источник:http://matbugat.ru/news/?id=19316

Читайте также:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

три × 2 =