Зур фаҗига

Арча шэхэренен 2 нче номерлы мэктэбендэ озак еллар балаларга белем биргэн кадерле , якын кешебез, дустыбыз, укытучыбыз Фардия Адгамовна гаилэсендэ ( хэзерге вакытта ул Кукмара районында яши иде) зур фажигэ булды. 4 июль кэнне хужалыкларында янгын чыгып, минут эчендэ барлык сарай , йорт, янкормалар янып бетэ. Тормыш иптэше белэн алар бер кат кулмэктэн, бернинди документсыз, акчасыз, берни алып чыга алмый калалар. Башына тэшкэн кешегэ ходай сабырлык бирсен! Коточкыч!
Хэрмэтле райондашлар, дуслар, анын укучылары, аны белгэн хэм таныш булмаган олы йэрэкле кешелэргэ мэрэжэгать итэбез! Зинхар кеше кайгысыннан читкэ тайпылмагыз, ярдэм итик аларга! Тамчыдан кул жыела ди бит халык. Шундый авыр вакытта мораль хэм материаль яктан ярдэм бик кирэк. Битараф калмассыз дип ышанып калабыз дусларым! Фардия Адгамовна бн контакта да элемтэгэ чыга аласыз. Ул хэзерге вакытта улы гаилэсендэ яши, тормыш иптэше салэмэтлегенэ зыян килу сэбэпле дэвалана. Бик авыр хэл бит! Ярдэм итик! Шушы язма астында барлык реквизитлар, справкаларны куябыз. Сезгэ зур ышаныч хэм ихтирам белэн Фардия Адгамовнанын укучылары хэм дуслары.

 1,110 просмотров,  1 сегодня

Нашли ошибку? Выделите фразу и нажмите Shift + Enter

Читайте также:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

18 − 7 =