Төркиядәге ял нәрсәсе белән куркыныч:

Быел яңгырлардан туйган татарстанлылар диңгез буена ял итәргә юл тотты. Өйләренә сувенирлар һәм кояшта каралып кына түгел, кайвакыт алар йогышлы чирләр дә алып кайта.
Казанда яшәүче Вәлиевләр гаиләсенең кояшлы Төркиядәге ялы да күңелсез тәмамлана. Аларның улы популяр чит ил курортында вирус йоктыра.

Программист Илгиз Вәлиев июнь ахырында хатыны һәм өч яшьлек улы Әскәр белән Аланиягә ял итәргә китә. Ватандашларыбыз югары рейтинглы бик зур гаилә кунакханәсен сайлый. Башта барысы да яхшы була: диңгездә коеналар, кояшта кызыналар. Сабый балалар мәйданчыгында мәш килә, бассейнда чупылдарга ярата, башка балалар белән уйный, әмма көннәрдән бер көнне кинәт авырып китә.

— Температурасы 39,8 градуска кадәр күтәрелде һәм ике көн төшмәде. Ютәл, томау һ.б. симптомнар күзәтелмәде. Температурасы төшкәч, тимгелләр бәреп чыкты. Ул атнадан артык бетмәде. Хәлне тагын шунысы катлауландырды: тимгелләр авызга чыкканлыктан, малайның тамагыннан берни дә үтмәде, — ди Илгиз Вәлиев.

Башта аның әти-әнисе баланы эссе суккан дип уйлый, әмма соңыннан табибка мөрәҗәгать итәләр. Малай анализлар тапшыра һәм аңа «Коксаки вирусы» дигән диагноз куялар. Төркия табиблары ватандашларыбызга быел үзләрендә әлеге инфекциянең киң таралуын әйтә. Моннан берничә ел элек тә илдә шундый хәл күзәтелә
Чирне башка балаларга йоктырмас өчен, Вәлиевләр гаиләсе ялның калган өлешен кеше күп җыелган урыннардан читтәрәк үткәрергә тырыша.

Хәзер Илгиз Коксаки турында барысын да диярлек белә, ул интернетта бу хакта бик күп мәгълүмат тапкан. Төркиядә ял итәргә җыенган ватандашларыбызга ул зур гаилә кунакханәләреннән баш тартырга киңәш итә, чөнки аларда балалар да күп, аквапарк та бар. Шулай ук юл аптечкасына температураны төшерә торган дарулар һәм антигистамин препаратлар салырга, кунакханәдә балалар караватыннан (чөнки анда авыру бала йоклаган булырга мөмкин) файдаланмаска кирәк.

КОКСАКИНЫ КЫЧЫТКАН БИЗГӘГЕ БЕЛӘН БУТЫЙЛАР

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Светлана Рубинштейн үзе Төркиягә бармаган. Ул инфекцияне Казанда үлгән кешене искә алу мәҗлесендә эләктерә. Очрашуга бик күп туганнар җыела, алар арасында күптән түгел генә Төркиянең Сиде шәһәрендә ире һәм баласы белән ял итеп кайткан Светлананың ике туганы да була.

«Апам беренче булып авырый башлады. Тәненә тимгелләр чыкты. Барыбыз да моны кычыткан бизгәге дип уйладык. Аяклары шешү аркасында, ул авырлык белән генә хәрәкәтләнә иде. Мәҗлестә 50гә якын кеше бар иде, күпләр әлеге чирне йоктырды. Гаиләм бу вирусны Казаннан Түбән Камага «алып килде». Өч көннән соң Пермьгә юл тоткан олы кызым авырып китте. Аның поездда барганда ук хәле авырайган. Аннары 9 яшьлек кызым урынга егылды. Мөгаен, чир аңа бездән йоккандыр. Тәүлек буе температурасы 39,8 градустан төшмәде», — ди Светлана Рубинштейн.
Аның апасы Елена ачыклык керткәнчә, ул Төркиядә авырып киткән. Иң элек хатынның температурасы күтәрелә, тамагына кабарчыклар чыга һәм берни дә ашый алмый. Ялдан кайткач, бөтен тәненә тимгелләр чыга. Башта табиблар моны аллергия дип уйлый. Әмма соңыннан тимгелләр 2,5 яшьлек уллары Демидка да күчә. Балалар хастаханәсендә аңа «Коксаки» диагнозы куялар. Тиздән вирус Еленаның иренә йога.

«Тимгел чыккан урын бик каты кычыта. Улым төне буе йоклый алмады. Искә алу мәҗлесендә бертуганымның бер яшьлек улы авырып китте, аны хастаханәгә салдылар. Эш шунда ки, тамагы бик каты авыртканлыктан, сабый ашый да, эчә дә алмады. Табиблар инфекциянең бала организмына зур зыян китерүен, иммунитетны киметүен әйтте. Әгәр болай буласын белсәк, Төркиягә бармаган булыр идек», – ди Елена.

«ӘЛЕГЕ ВИРУСНЫ КҮРГӘЧ, КУРКЫНЫЧ БУЛЫП КИТӘ. МЕСКЕН БАЛАЛАР»

Альбина Мөхәммәтҗанова Сиде шәһәрендәге кунакханәләрнең берсендә урнашкан балалар клубында эшли. Ул моңарчы да Төркиягә берничә тапкыр килгән, әмма вирус белән очрашмаган. Альбина билгеләп үткәнчә, кунакханәдә әлеге чирне бассейнда коенганда ким дигәндә биш бала йоктырган.

«Әлеге вирусны күргәч, куркыныч булып китә. Мескен балалар», — дип язып куйган ул «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Коксаки бик куркынычмы һәм аны кайда эләктерергә мөмкин? Бу сорауга аңлатма бирүне сорап без ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Министрлыкта әйтүләренчә, әлеге вирус Төркиядә генә түгел, башка илләрдә дә очрый, шул исәптән Россиядә дә киң таралган.
«Коксаки – энтеровирусларның бер вәкиле. Бу төркем Коксаки А, В, ЕСНО-вирусларны (һ.б.) берләштерә. Аларны соңгы ун елда Россиянең төрле төбәкләрендә шактый еш очратырга мөмкин. Әлеге вирус күбесенчә су, пычрак куллар аша йога», — ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов.

Ул билгеләп үткәнчә, вирус теләсә кайсы органга зыян китерергә мөмкин, әмма иң еш очраганы – тәнгә тимгел чыгу. Бу — «кул-аяк-авыз» синдромы дип атала. Уч төбе, аяк табаны, авызга тимгелләр чыга. Вирусны күбесенчә балалар йоктыра, гәрчә ул өлкәннәргә дә күчәргә мөмкин. Тәнгә тимгел чыгудан тыш, сулыш органнарына зыян килергә, ютәл, томау төшәргә мөмкин. Чирнең иң авыр формаларыннан берсе – үзәк нерв системасына зыян килү, нәтиҗәдә менингит башланырга мөмкин.

ВИРУСНЫ КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ

«Бу — сезонлы инфекция, ул июль-август айларында киң таралыш ала. Авыруны диагностикалау лаборатория шартларында үткәрелә. Вируска турыдан-туры йогынты ясый торган препаратлар юк. Шунлыктан чирне синдром һәм симптомнар нигезендә дәвалыйлар. Инкубация чоры 2-10 көн тәшкил итә», — ди эксперт.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты кешеләргә Төркиягә барудан баш тартырга киңәш итми, чөнки инфекцияне бездә дә йоктырырга мөмкин бит. Ул санитар-гигиена нормаларын үтәргә, кулларны сабын белән ешрак юарга, әйберләр һәм уенчыкларга дезинфекция үткәрергә, кайнамаган су эчмәскә, авыру киң таралыш алганда битлек киеп йөрергә чакырды

 1,669 просмотров,  1 сегодня

Нашли ошибку? Выделите фразу и нажмите Shift + Enter


источник:http://magarif-uku.ru/torkiyadege-yal-nersese-belen-kurkynych/

Читайте также:

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

семь − 7 =